Без - "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге, районның "Форпост" яшьләр үзәге белән берлектә, 9 май - Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан "Без онытмыйча яшибез" дип исемләнгән язмалар бәйгесе игълан иткән идек.
Күркәм традициягә әйләнеп баручы бу чара быел инде өченче тапкыр уздырыла. Ә бүләкләү тантанасының зур бәйрәмебез - Татар матбугаты көне алдыннан уздырылуы...
Быел әлеге бәйге Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Апрель ае дәвамында барган конкурсыбызга укучыларыбыздан бик күп хатлар килде. Кайберләре инде газета битләрендә үз урыннарын да тапты. Күп хатлар "Теләче" радиосы аша тыңлаучыларга җиткерелде. Ә 18 май көнне редакциябез бинасында конкурс җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте. Өч номинациядә барлыгы 15 җиңүче билгеләнде. Һәр язма, һәр мәкаләдә тирән мәгънә, сугыш һәм аның эчендә кайнаган әби-бабайлар, ветераннарның истәлек-хатирәләре чагыла, араларыннан сайлап алу җиңелләрдән булмады. Ел саен әлеге конкурста Теләче, Олы Мәтәскә, Иске Җөри, Алан, Олы Мишә мәктәпләреннән укучылар актив катнаша. Шулай ук быелгы конкурста районыбыз студентларының да актив булуы, тәбрикләү тантанасына да аларның хәтта дәресләрен калдырып кайтуы куандырды. Менә алар, бәйгенең җиңүчеләре: 10 яшькә кадәр: 1 урын - Айсылу Гайнетдинова (Теләче урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы), Рәсүл Гаязетдинов (Максабаш башлангыч мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы), 2 урын - Фәридә Салихова (Казан шәһәре, 4 нче сыйныф), 3 урын - Ислам Бәдриев (Иске Җөри урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы). 15 яшькә кадәр: 1 урын - Камил Хисамов (Теләче урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы), 2 урын - Нәфисә Галимова (Теләче урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы), Илзирә Вәлиуллина (Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы), 3 урын - Ләйсән Миннебаева (Олы Мишә урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы). 20 яшькә кадәр: 1 урын - Алсу Закирова (Югары Кибәхуҗа, КФУ студенты), 2 урын - Ирек Закиров (Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы), 3 урын - Исламия Гылманова (Алан урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы). 30 яшькә кадәр: 1 урын - Нурия Бәширова (Олы Мишә авылы).
Күркәм чарабызда быел, башка еллардан аермалы буларак, "Теләче" газетасы белән актив элемтәдә торучы каләм ияләре, хәбәрчеләребезне дә бүләкләдек. Алар - Баландыш авылыннан Талип Әскәров, Балыклы авылыннан Фәнүрә Рәхимова, Ямбулат авылыннан Энҗе Насыйрова, аларга да Диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Конкурсны оештыручыларның берсе булган, "Форпост" яшьләр үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин: "Бу бәйге соңгысы булмас дип ышаныйк, талантлы яшьләребез булганда, чаралар үткәрәсе генә килеп тора», - диде. Аның сүзләренә кушылып, без - редакция хезмәткәрләре дә конкурста актив катнашкан һәр укучыга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләчәктә игълан ителәчәк бәйгеләребездә дә актив булыгыз! Газетабызны кызыклырак итү өстендә бергәләп эшлик!
"Теләче" газетасы
редакциясе
Нет комментариев