"Аленушка" балалар бакчасында киңәшмә узды
26 нчы февраль көнне районының беренче номерлы "Аленушка" балалар бакчасы базасында "Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирүдә федераль дәүләт белем стандартларындагы уртаклык, аларның үзара бәйләнеше" темасына семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә районның 17 балалар бакчасы тәрбиячеләре, психолог, логопед һәм Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлары буенча директор урынбасары Мифтахова Венера Габдулловна, киңәшмәне оештыручы мәгариф...