Туйлы, депутатлы һәм “Озын толым”лы бәйрәм
29 август көнне, Республика көне уңаеннан, Теләче үзәк ял паркында зур бәйрәм тамашасы үткәрелде. Аны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән беррәттән, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйковалар да тамаша кылды һәм райондашларыбызны Республика көне белән котлап ихлас теләкләрен җиткерделәр