Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Унбер бөртек

1 сентябрьдә - Белем көнендә илебез, республикабыз һәм районыбыз мәктәпләрендә тәүге дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады. Мәсәлән, быел республика Президенты программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелгән Үзәк урта мәктәбендә 11 беренче сыйныф укучысы өчен ул беренче тапкыр чыңлады.

Күңелне тәэсирли торган әлегедәй мизгелләрне, без - тантанада катнашучыларга 11 сыйныф укучылары Эльвира Зиннәтуллина белән Айдар Кадыйров һәм беренче сыйныфка укырга керүче Ильвина Шигаева бүләк итте. Быел мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләрне башлангычта - 28 ел педагогик стажы булган, беренче категорияле укытучы Миләүшә ханым Фәхретдинова укытачак. Менә ничәнче ел инде ул шулай беренчеләрне кабул итеп ала, хәреф танырга, санарга өйрәтеп, зур белем дөньясына чыгара. Быел Үзәк урта мәктәбендә 106 укучы белем алачак.
Республика Президенты программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелгән Үзәк урта мәктәбендәге тантанада муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутатлары - Разыя Садыйкова белән Камил Садриев, укучы балалар, авыл халкы һәм педколлектив катнашты. Тантанда катнашкан кунаклар һәм җитәкчеләр, үзәклеләрне әлеге сөенечле көн белән котлап, яңартылган мәктәпнең кадерен белергә, материаль-техник базаны күз карасыдай кадерләп сакларга куштылар. "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Ленин исемендәге бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Исмәгыйлев, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников беречеләр өчен үзләре белән бүләкләр дә алып килергә онытмаганнар. Укучылар һәм укытучыларыбызның рәхмәтен җитәкчеләребезгә һәм хәйрия эшендә активлык күрсәтүчеләргә Үзәк урта мәктәбе директоры Рөстәм Гарипов әйтте.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X