Мәчеттән акча урлап спиртлы эчемлекләр сатып алган
Арчадагы мәчетләрнең берсенә И. Гарифуллин төнлә исерек хәлдә акча урларга дип килә. Ул мәчеткә кергәндә куелган тартманың йозагын ватып, 7 мең сумнан артык акча урлый. Әмма икеләтә сакланышы булган тартмадагы барлык акчаны урлап бетерә алмый. Акчаны, нигездә, спиртлы эчемлекләр алуга тота.
Суд аны 1 ел 6 айга төзәтү эшләренә хөкем...