Авыл күрке – мәчет
Һәр татар авылының күрке булып, аның мәчете тора. Мөселманнар тормышында мәчет аерым урын алып тора. Ул — гыйбадәтханә генә түгел, ә төрле вазыйфалар башкаручы җәмәгать йорты да. Исламның башлангыч чорында мәчетләрдә казна саклана, фәрманнар игълан ителә, хакимнәр һәм хәлифәләр халык алдында чыгыш ясый, казыйлар суд тикшерүе алып бара һәм шикаять белән килүчеләрне кабул итә, махсус мәктәпләр барлыкка килгәнче мәчетләрдә укырга-язарга да өйрәтәләр. Мәчетләр каршында беренче уку йортлары барлыкка килә, читтән килгән кеше биредә кунып чыга ала. Кыскасы, мәчетләр дини үзәк кенә түгел, ә мәдәни, сәяси, икътисади һәм иҗтимагый тормыш үзәкләренә дә әверелә.
Тарихта да авылларның дәрәҗәсе аның мәчет-мәдрәсәсе булуы белән билгеләнгән.