Күркәм юбилейлары белән тәбрик итәбез
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә гомер буе хезмәт куйган күренекле сәхнә осталары: музыкант-аккомпаниатор, баянчы һәм композитор, якташыбыз, Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов һәм аның тормыш иптәше, яраткан җырчыбыз, Татарстанның халык артисткасы Рабига Сибгатуллина икесе дә гыйнвар аенда дөньяга килгәннәр. Аларга 2023 елда – 75 яшь тула!