ТАБЫНГА — ЧЫРШЫ
Моның өчен бер озын кишер, зуррак алма, таякчыклар һәм җиләк-җимеш, җиләкләр кирәк.
Алманы урталай кисәргә, тигез ягы белән тәлинкәгә куярга. Таякчыклар ярдәмендә озынрак кишерне беркетергә. Алмага һәм кишергә таякчыклар кадап чыгарга, җиләк-җимеш, җиләкләрне теләгәнчә тезәргә. Йолдызны ананастан яки алма, грушадан ясарга була. Алма каралмасын өчен, лимон согы сибәргә. Шул ук тәртиптә сырдан да чыршы ясап була.
Чыганак:https://vk.com/irekmaydani
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев