Күркәм юбилейлары белән тәбрик итәбез
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә гомер буе хезмәт куйган күренекле сәхнә осталары: музыкант-аккомпаниатор, баянчы һәм композитор, якташыбыз, Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов һәм аның тормыш иптәше, яраткан җырчыбыз, Татарстанның халык артисткасы Рабига Сибгатуллина икесе дә гыйнвар аенда дөньяга килгәннәр. Аларга 2023 елда – 75 яшь тула!
Фәрит абый туган көнен 1 гыйнварда билгеләп үтсә, Рабига апа үзенең гомер бәйрәмен 27 нче гыйнварда каршы ала. Аларны күркәм юбилейлары белән тәбрик итәбез, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле, озын гомер, имин тормыш, иҗат уңышлары телибез!
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=39390
Фото: https://archamuzei.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев