Юл кагыйдәләрен бозмыйча йөрүче машина хуҗалары өчен Яңа бәйге!
Юлларда юл һәләкәтләрен киметү максатыннан, “Теләче” газетасы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты, район ЮХИДИ бүлеге, юл куркычсызлыгы район комиссиясе һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге белән берлектә, машина йөртүчеләр арасында Яңа бәйге игълан итә!