Авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды
Район яңалыклары

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

Бүген республикабыз шәһәрләрендә - Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

Мисал өчен, районыбыз җитештерүчеләре беренчеләрдән булып, Татарстан һәм Тинчурин урамнары кисешкән мәйданчыкта сәүдә итте. Казанлылар ит - сөт ризыклары, таба ашлары, бәрәңге, кишер, кәбестә һәм чөгендер ише яшелчәләрне теләп алды. "Әхмәтова Г.Ф." крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре ярминкәгә килүчеләрне  кайнар чәй, тәмле ботка белән сыйлады. Традицион көзге ярминкә турында тулырак "Теләче" газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов. 


Нет комментариев