Беркатлы булмыйк!
Алдау, алдану очраклары турында кисәтүаңлатуларга карамастан, телефон кырыкалдарлары ятьмәсенә эләгүчеләр артканнан-арта бара.
Кагыйдә буларак, шалтыратучылар үзләрен федераль куркынычсызлык хезмәте, прокуратура, тикшерү комитеты хезмәтләре итеп таныштырып, сезнең исемгә кредит рәсмиләштерелүе яки моны эшләргә җыенулары, сезгә карата җинаять эше кузгатуы турында хәбәр итәләр һәм күңелсезлектән коткаруда әзер икәнлекләрен белдерәләр. Әмма моның өчен потенциаль корбан акча күчерү операциясе башкарырга тиеш була. Соңгы вакытта үзләрен “Дәүләт хезмәтләре” порталы, маркетплейст хезмәткәре буларак таныштыручылар күбәеп киткән. Алар да төрле алдау юллар белән корбаннарын акча күчерүгә күндерәләр. Мисал өчен, июнь, июль айларында гына да безнең районда да ике кеше шундый авыр хәлдә калды. 23-24 июнь көннәрендә бер кырыкалдар теләчелегә “Baldreis” маркетплейсты хезмәткәре буларак шалтырата. Райондашыбызга әлеге челтәрдә эш тәкъдим итә. Әмма шул ук вакытта моның өчен иң элек 110 мең сум акча күчерергә кирәклеген дә әйтергә онытмый. Карусыз райондашыбыз кырыкалдар ни кушса, шуңа күнеп югарыда телгә алынган саллы суммадан колак кага. Икенче очрак та маркетплейстлар системасы белән бәйле. 31 июль көнне бер кырыкалдар Теләче кешесенә “Дәүләт хезмәтләре” порталы хезмәткәре буларак шалтырата. “OSON” маркетплейсты аша аның исәп-хисап счетын “вата”. Нәтиҗәдә, райондашыбыз “АК БАРС БАНК” счетындагы 100 мең сум акчасын “суга сала”. Дөресрәге, кырыкалдар “күз буып” үз счетына акча күчеререгә күндерә. Болар барысы да безнең районда булган хәлләр икәнен тагын бер кат кабатлап әйтәсе килә. Димәк кырыкалдарлар беркатлыларны, шәһәрме, авыл җиреме - һәркайда сагалый. Телефоннан шикле номердан шалтыратучылар белән сөйләшеп тә тормастан, элемтәне өзеп куюыгыз хәерле.
Фото: https://www.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев