Йөрәк җылысын кушып
1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар ункөнлеге үтә. Шул уңайдан, Караширмә клубы каршында эшләп килүче «Миләшкәй» фольклор коллективы Арча районы Яңа Чуриле авылында урнашкан психик авырулар интернатында булып, ярдәм - җылы киемнәр, азык-төлек, башка кирәк-ярак илтеп кайтты.