Татарстан ипотека буенча РФ төбәкләре унлыгына керде
Татарстанда 2025 елда торак күчемсез милек базарында төрле юнәлештәге тенденцияләр теркәлгән: икенчел базарда килешүләр саны 13,4% ка кимегән, беренчел базарда – 14,3% ка арткан. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова хәбәр итте.