Рәсүлә Вәлиуллина: «Башта яшьләр командасына каршы уенда катнашырга курыктык...»
Бүген Балыклы авылында, Алан, Балыклы, Күкчә һәм Ямбулат авыллары хатын - кызлар командалары арасында итекле хоккей ярышы узды.
Уеннарны күзәтергә дә бик күп кеше җыелган иде. Ярышларны асу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидулин да катнашып, уенчыларга матур уен теләде.


Ямбулат җыелма командасы составында уйнаган Рәсүлә апа Вәлиуллина белән аралаштык.
- Куркып калсак та, аннары риза булдык. Командалар составында яшьләр дә, алтмыш яшьлекләр дә бар. Бик күңелле бара уеннар. Матур итеп каршы алдылар, рәхмәт оештыручыларга!, - диде ул.
Командаларга урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – Алан
2 урын – Күкчә
3 урын – Ямбулат
4 урын – Балыклы
Оештыручылар иганәчеләр – Ирек Рафаэл улы һәм Айзат Фархулла улына зур рәхмәтен җиткерә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев