Татарстан ипотека буенча РФ төбәкләре унлыгына керде
Татарстанда 2025 елда торак күчемсез милек базарында төрле юнәлештәге тенденцияләр теркәлгән: икенчел базарда килешүләр саны 13,4% ка кимегән, беренчел базарда – 14,3% ка арткан. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова хәбәр итте.
Әйтик, 2025 елның гыйнварыннан декабренә кадәр республикада күчемсез милек белән якынча 162,6 мең килешү төзелгән. Узган ел нәтиҗәләре буенча сату-алу килешүләре буенча фатирларга теркәлгән хокуклар саны 58 меңгә якын тәшкил иткән, бер ел элек алар 62,5 мең булган.
Ипотека активлыгы кимүгә карамастан, Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында теркәлгән ипотекалар саны буенча беренче урында тора һәм Россия Федерациясендә бу күрсәткеч буенча лидерлар унлыгына керә.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев