Татарстанда кадрлар белән эшләү өчен оешма төзелгән
Татарстанда сәламәтлек саклау системасын кирәкле белгечләр белән тәэмин итү, кадрлар мәсьәләләрен хәл итү юнәлешендә яңа структура барлыкка килә. Республика Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар карарлары дирекциясе автоном коммерцияле булмаган оешмасы булдырылачак.