Кичә Теләче авылында «А» дивизионында 2026-2027 еллар сезоны ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Сәет улы Гыйниятуллин катнашты.
Сезонның беренче уены «Регион 16» (Теләче авылы) һәм «Теләче яшьләре» (Теләче авылы) командалары арасында булды. Матч «Регион 16» командасының җиңүе белән тәмамланды. Алда — дивизиондагы иң көчлеләрне билгеләячәк уеннар сериясе.
Нет комментариев