Татарстанда сәламәтлек саклау системасын кирәкле белгечләр белән тәэмин итү, кадрлар мәсьәләләрен хәл итү юнәлешендә яңа структура барлыкка килә. Республика Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар карарлары дирекциясе автоном коммерцияле булмаган оешмасы булдырылачак.
Тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Яңа оешманы төзү тәкъдиме белән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы чыккан.
Министрлыкка дирекциянең уставын 60 көн эчендә раслау һәм аны дәүләт теркәвенә алу бурычы йөкләнгән.
Нет комментариев