21 сентябрь 2023 яңалыклары
-
Балалар өчен экскурсияләр һәрвакыт зур шатлык
Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Батыр» спорт комплексында, «Дулкын» йөзү бассейнында һәм «Теләче-Арена»боз сараенда экскурсиядә булдылар.
-
Алга таба да уңышлар теләп калабыз!
20 сентябрь көнне, мәдәният хезмәткәрләренең татар республика күләм профсоюз берлеге оешмасы оешуга 70 ел тууы уңаеннан, башкалабыз Казан шәһәрендә семинар-киңәшмә булып узды.
-
Хәрби операциядә булган райондашларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтү оештырыла
Махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтү максатынннан “Солдатка ярдәм” акциясе кысаларында “Алинә” (ике кибет) һәм Супермаркет (ИП Хакимова, АЗС янында) кибетләрендә азык-төлек, көнкүреш товарлары калдыру өчен кабат кәрҗиннәр куелды.
-
«Бердәм куркынычсызлык көне» үткәрелде
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгының профилактик чаралары кысаларында Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында «Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бердәм куркынычсызлык көне»үткәрелде.
-
Сак бул: ялган акча
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы соңгы вакытта республикада базарларда, аптекаларда, сәүдә комплексларында, кибетләрдә һәм ягулык салу станцияләрендә ялган акча түләүчеләр саны артуын хәбәр итә.
-
Җиңүе белән котлыйбыз һәм эшендә алга таба да уңышлар телибез !
19 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Нуруллина А.Х. » Татарстан - новый век»-»Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган «Җир Хартиясен гамәлгә ашыру кысаларында иҗтимагый әһәмиятле инициативалар» диеп аталган Республика фәнни - гамәли конференциясендә катнашты.