Җиңүе белән котлыйбыз һәм эшендә алга таба да уңышлар телибез !
19 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Нуруллина А.Х. » Татарстан - новый век»-»Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган «Җир Хартиясен гамәлгә ашыру кысаларында иҗтимагый әһәмиятле инициативалар» диеп аталган Республика фәнни - гамәли конференциясендә катнашты.
Чараның максаты - Җир Хартиясе принципларын гамәлгә ашыру, замана процесслары проблемаларын чишү, шулай ук педагогларның эшен камилләштерү мәсьәләләрен тикшерү булды. Шунда ук Ания Хәмит кызы "Җир-безнең йорт" региональ конкурсында III дәрәҗә җиңүче дипломы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм эшендә алга таба да уңышлар телибез !
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев