Сак бул: ялган акча
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы соңгы вакытта республикада базарларда, аптекаларда, сәүдә комплексларында, кибетләрдә һәм ягулык салу станцияләрендә ялган акча түләүчеләр саны артуын хәбәр итә.
Хокук сакчылары белдергәнчә, җинаятьчеләр 500, 1000, 2000 һәм 5000 сумлык ялган акчалар белән эш итә икән.
Әлеге уңайдан, 14 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр ялган акча ясаучыларны, саклаучыларны һәм аларны әйләнешкә кертергә тырышучыларны ачыклау һәм кисәтү максатыннан районыбызда оператив-профилактик чара игълан ителде.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев