22 июнь 2026 яңалыклары
-
«Татпотребсоюз» һәм Сбербанк авыл халкына автолавка, мобиль офислар эшен синхронлаштырды
Татарстан Республикасы авыл халкына хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеген арттыру максатларында «Татпотребсоюз» һәм Сбербанк үзләренең күчмә бүлекчәләренең – автолавкаларның һәм мобиль офисларның эш графикларын синхронлаштыру турында карар кабул итте. Әлеге инициатива авыл кешеләренә, вакытларын һәм акчаларын азрак сарыф итеп, бер чыгуда берьюлы берничә хезмәт күрсәтүдән файдалана алу мөмкинлеген бирәчәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды
19-21 июнь көннәрендә Мамадыш шәһәренең Түбән Соколка авылында пляж волейболы буенча 2009-2010 нчы елгы егет-кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
-
«Хәтер шәме» акциясе узды
Кичә Теләченең үзәк ял паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» акциясе узды.