22 июнь 2026 яңалыклары
-
ЯҢА БӘЙГЕ!
Хәзер уңган ханым-туташлар зур эшләр белән мәшгуль булачак. Алар җиләк - җимеш җыя, төрледән-төрле, тәмле вареньелар ясый, компот каплый, гөмбә җыя, аны эшкәртә, кыяр-помидор тозлый, маринадлый һәм башкалар һәм башкалар...
-
Хезмәт ул - шатлык чыганагы
Район үзәк хастаханәсендә участок терапевты булып эшләүче Венера Гомәр кызы Хәбибрахманова бүгенге тәрҗемәи хәленә, ил - көн - алдында яулаган абруена фидакарь һәм намуслы хезмәт, матур мәгънәдә булган зур үҗәтлек һәм урау юллар аша килә.
-
Теләчедә, 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг узды
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Яшәеш безне ул көннән — 1941 елның 22 июненнән торган саен ераккарак алып китсә дә, тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән бу хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1412 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый.
-
Казанда югалган 10 яшьлек Әхмәт Шәриповны эзлиләр
Казанда югалган 10 яшьлек Әхмәт Шәриповны эзлиләр. «ЛизаАлерт» хәбәр иткәнчә, малай кичә өйдән чыгып киткән һәм кайтмаган.
-
Хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» эшлиячәк
26 июня с 10 до 14 часов объединением женщин депутатов Государственного Совета Республики Татарстан «Мәрхәмәт – Милосердие» совместно с Уполномоченным по правам человека в Республике Татарстан С.Х. Сабурской планируется «Горячая линия» по вопросам защиты прав и поддержки военнослужащих.
-
Бүген төнлә Казанда да «Хәтер шәме » акциясе узды
Бүген төнлә Татарстан башкаласында «Хәтер шәме» патриотик акциясе узды. МГЕР төбәк бүлеге җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов билгеләп үткәнчә, акция Хәтер һәм кайгы көненә багышланган.
-
Казан авиазаводы АСЕАН саммитында ТУ 214 не тәкъдим итте
Республика башкаласында 17-19 июньдә узган АСЕАН саммиты кысаларында «Татарстанда эшләнгән» казанышлар күргәзмәсендә Казан авиация заводы, халыкара контрактлар төзүгә әзерлеген күрсәтеп, потенциаль чит ил партнерларына Ту-214 самолетын тәкъдим итте. Бу хакта «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе»ГАҖ хәбәр итә.
-
Айгөл Гайнетдинова: «Көнбатыш Нил бизгәген йоктыруның иң зур куркынычы июньнән сентябрьгә кадәр»
Көнбатыш Нил бизгәге (ЛЗН) - уртача климатлы илләрдә җәйге - көзге сезонда теркәлә торган кискен вируслы йогышлы авыру. Бу хакта безгә тулырак итеп район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Айгөл Накыйп кызы Гайнетдинова сөйли.
-
Йөрәк кушуы буенча
Гөлчәчәкнең балачагы даими күченеп йөрүләр белән бәйле. Арчада туган. Дөбьязда, Базарлы Матакта яшәп алганнар. Әтиләре Гомәр абый хокук саклау органнарында эшләү сәбәпле, аларның ишле гаиләсенә (биш бала - Саимә, Госман, Гөлчәчәк, Фәрит, Фәридә) гел күченеп йөрергә туры килә. 1979 елда Теләчегә килеп төпләнәләр. Һәм шунда яшәп калалар.
-
«Туган як сукмаклары буйлап» дип исемләнгән экологик сәгать узды
19 июнь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре яшь укучылар өчен «Туган як сукмаклары буйлап» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр.
-
Татарстанда ярлылык чигеннән түбән кешеләр өлеше кимегән
2025 елда россиялеләрнең реаль керемнәре үсеше бер ел элек 9,9% ка каршы 7,7% ка кадәр акрынайды. Шул ук вакытта ярлылык дәрәҗәсе 7,1% тан 6,7% ка кадәр кимегән. Бу Росстат мәгълүматларыннан күренә, алар РИА «Новости» халык керемнәре буенча Россия төбәкләре рейтингында китерә.
-
Газета - журналларга ташламалы язылу бара
Газета - журналларга ташламалы язылу бара. Бу яртыеллыкта да «Теләче» газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылачак, төп призларыбыз - бозау һәм шифаханәгә юллама!
-
Казанда Италия яхтасын 381 млн сумга саталар
Татарстан башкаласында белдерүләр сайтларының берсендә озынлыгы 21 метр булган cranchi Sessantasette 67 Fly премиаль Итальян мотор яхтасын сату турында тәкъдим пәйда булды. Судноның бәясе якынча 381 млн сум яки 4,5 млн евро тәшкил итә.
-
Казанлылар өстәмә белем алуга елына уртача 63 мең сум акча сарыф итә
Казан халкы өстәмә белем алуга елына уртача 63 мең сум акча тота. Авито хезмәтләре аналитиклары шундый нәтиҗәгә килгән. Шәһәрнең ун кешесенең алтысы мәктәптән, көллияттән яки югары уку йортыннан соң укуын дәвам итә. Иң популяр юнәлешләр-философия һәм психология, спорт һәм сәламәтлек, шулай ук Финанслар.
-
Путин Эльмира Зарипованы «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде
Республиканың Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипованы II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләделәр. Бу хактагы Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган.