Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды

19-21 июнь көннәрендә Мамадыш шәһәренең Түбән Соколка авылында пляж волейболы буенча 2009-2010 нчы елгы егет-кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Ярышларда 13 егетләр, 16 кызлар командасы катнашты. Теләче спорт мәктәбе данын тренерлар Шәяхмәтов Ш.А., Зәкиев Ә.Х. җитәкчелегендә Теләче урта мәктәбе (Архипов Максим, Курнаев Рафаэль), Үзәк урта мәктәбе (Зарипов Богдан, Сәйфуллин Әмир) егетләре һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбе (Зәйнетдинова Ризәлә, Мөхәрләмова Ильвина), Теләче урта мәктәбе (Миннуллина Зәйнәп, Гарипова Ләйлә) кызлары яклады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: егетләр арасында Архипов Максим, Курнаев Рафаэль 2 урында, кызлар арасында Зәйнетдинова Ризәлә, Мөхәрләмова Ильвина 3 урында.

Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын җиңүләре белән тәбриклибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев