22 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Утызынчысы үткәрелде
Бүген Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасында интернационалист - сугышчы Миңнегали Ногманов истәлегенә 2011 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар арасында Теләче муниципаль районы Беренчелеге үткәрелде.
-
Теләче районында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташыбыз хөрмәтенә истәлек стеласы ачылды
Быел Билалов Наис Наил улының һәлак булуына ике ел тулды.
-
Теләче районы халкының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе
Кичә Казанда «Герои нашего времени» җәмәгать премиясен тапшыру тантанасы булды. Әлеге зур чарада Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм күрсәткән өчен Теләче муниципаль районы да бүләкләнүен хәбәр иткән идек.
-
Татарстанда «Добро.рф» платформасында 220 мең чамасы волонтер теркәлгән
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган «Добро.рф» федераль платформасында Татарстаннан 219 241 волонтер теркәлгән. Республикада 5 074 волонтерлар оешмасы эшли, ә волонтерлар 18 юнәлештәге эшчәнлектә катнаша. Бу хакта республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.