Теләче районында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташыбыз хөрмәтенә истәлек стеласы ачылды
Быел Билалов Наис Наил улының һәлак булуына ике ел тулды.
Бүген сугышчы истәлегенә Караширмә авылында истәлек тактасы куелды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Айрат Фатхуллин, VIII чакырылыш РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин , спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, туганнары, дуслары, сыйныфташлары, авыл халкы катнашты. Һәлак булган сугышчының әтисе Наил Кыям улы, әнисе Фирдания Рахматулла кызы һәм Наисның улы Нәзир чараның иң хөрмәтле кунаклары булдылар.
- Егетләребез, илебез тынычлыгы өчен, балаларыбыз балалар бакчасына, мәктәпләргә йөрсен, без матур тормышта яшәсен өчен үзләренең тормышын куркыныч астына куеп көрәшәләр. Кызганычка каршы сугышлар югалтуларсыз булмый, үзенең сугышчан приказын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Наис чын мәгьнәсендә герой. Без яшь буынны аның үрнәгендә тәрбияләргә тиеш, – диде район башлыгы Айрат Фатхуллин.
Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин һәм Хәлил Хәлим улы Шәйхетдиновлар да тантанада чыгыш ясап, Наисның хәрби батырлыгын билгеләп үттеләр.
Наисның әнисе Фирдания апа ахырдан җавап сүзендә барысына да рәхмәт белдерде:
– Бүген газиз баламның туган көне, аңа 32 яшь тулган булыр иде. Шушы истәлек тактасын куюда көчләрен керткән, ярдәм иткән барлык кешеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Исән-сау яшәгез, бала хәсрәтләре күрмәгез , – дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга.
Наис Наил улы 1993 елда Караширмә авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, урта белемне Үзәк урта мәктәбендә үзләштерә. 2011 елны армиягә алынып, Төньяк Осетиядә артиллерист булып хезмәт итә. 2012 елда туган якларына әйлнеп кайта, гаилә корып җибәрә. 2022 елның октябрендә махсус хәрби операциягә алына. Елдан артык илебезне саклап, Луганск өлкәсе, аннан Донецк өлкәсендә намуслы хезмәт итә. 2023 елның 22 декабрендә, батырларча һәлак була. Күрсәткән батырлыклары өчен «Батырлык ордены» белән бүләкләнә.
Билалов Наис Наил улының истәлегенә стеланы ачу хокукы район башлыгы Айрат Фатхуллинга, VIII чакырылыш РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллинга , спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновка һәм егетнең әти-әнисенә бирелде.
Наисны бер минут тынлык белән искә алдылар, Ватанны саклаучыга хөрмәт йөзеннән стелага чәчәкләр салдылар. Моннан соң мәдәният йорты янына урнаштырылган истәлек тактасы һәркемне каршы алып торачак.
Зөлфия Ибраһимова һәм Илнур Вәлиуллин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев