Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Утызынчысы үткәрелде

Бүген Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасында интернационалист - сугышчы Миңнегали Ногманов истәлегенә 2011 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар арасында Теләче муниципаль районы Беренчелеге үткәрелде.

Шунысы игьтибарга лаек, 12 үлчәү авырлыгында, сиксәнгә якын яшь көрәшче катнашкан турнир быел утызынчы тапкыр үткәрелде. 

«Батырлык өчен» медале, «Кызыл йолдыз» ордены иясе Миңнегали Ногманов истәлегенә үткәрелүче бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Айрат Фатхуллин, VIII чакырылыш РФ Федераль җыены  Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасы Көрәш Федерациясе Президенты рәисе Рөстәм Кәлимуллин,  ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты һәм чыгыш ясады. Миңнегали Ногмановның бертуганнары Мөнир, Нәзир, Рәдиф исеменнән Ринат Зәкиҗан улы сөйләде.

Сәламләү сүзләреннән һәм тәбрикләүләрдән соң якташыбыз Ммиңнегали Ногманов һәм Олы Мәтәскә авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә Ватан өчен гомерләрен биргән батыр ир-егетләребе: Тимур Ногманов, Илнар Ибраһимов, Рәмис Закиров һәм Флүр Закиров истәлегенә  бер минут тынлык игьлан ителде. 

Көн буе дәвам иткән киеренке  һәм мавыктыргыч көрәш бәйгесе һәм бүләкләүләр  тантанасы турында «Теләче»  газетасыннан укый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев