23 июнь 2026 яңалыклары
-
Гөлнара Мортазина: “Эшемне теләп, яратып башкарам”
Шәфкать туташы һөнәрен ул шул чакта авылда күршедә генә урнашкан фельдшерлык - акушерлык пунктында шәфкать туташы булып эшләүче Нурания апасы Шәймәрдәнова образына гашыйк булып сайлый. Аннары, соңрак, ягъни үсә төшкәч, әтисе Рәис абыйның әйткән сүзләре, киңәшләре дә колагына керә. Мәрхүмә әнисе Гөлнәзирә апа да нәни Гөлнараны тапкач та, аны төштә ак халатлы шәфкать туташы буларак күрә.
-
Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучыларның йөкле хатыннары 45әр мең сум алачак
2026 елда Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучыларның йөкле хатыннары өчен пособие күләме 45 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Россия Социаль фондының республика буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Казанда АСЕАН саммиты көннәрендә шәһәр яны поездлары 16,5 мең пассажир йөрткән
Казанда 17-19 июньдә узган «Россия - АСЕАН» саммиты вакытында шәһәр яны поездларыннан 16,5 меңнән артык пассажир файдаланган. Аларның 5,8 меңе диярлек-катнашучылар, волонтерлар һәм оештыручылар, дип уртаклашты «Содружество»АҖ ППК.
-
Татарстанда яңа законнар үз көченә керде
Республикада ТР Дәүләт Советының егерме беренче утырышында кабул ителгән кануннар үз көченә керде. Документлар кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә, сайлау процедураларын төгәлләштерүгә, түләүсез юридик ярдәмгә хокуклы гражданнар исемлеген киңәйтүгә, шулай ук һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә.