Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Гөлнара Мортазина: “Эшемне теләп, яратып башкарам”

Шәфкать туташы һөнәрен ул шул чакта авылда күршедә генә урнашкан фельдшерлык - акушерлык пунктында шәфкать туташы булып эшләүче Нурания апасы Шәймәрдәнова образына гашыйк булып сайлый. Аннары, соңрак, ягъни үсә төшкәч, әтисе Рәис абыйның әйткән сүзләре, киңәшләре дә колагына керә. Мәрхүмә әнисе Гөлнәзирә апа да нәни Гөлнараны тапкач та, аны төштә ак халатлы шәфкать туташы буларак күрә.

Әнә шул теләкләр, образлар һәм хыяллар җыелмасы аны Саба районы Олы Шыңар урта мәктәбен уңышлы  тәмамлагач, Казан шәһәрендә урнашкан медицина училищесына алып китә дә инде. Аңарчы, Гөлнарага өлкән бала буларак, әти-әнисенә, энеләре Рушан, Айнур һәм сеңлесе Айгөлне карап үстерешергә, һәр эштә үрнәк булырга туры килә.

Уку йортында да сынатмый Гөлнара. Тырышып укый, училищеның иҗтимагый тормышында актив катнаша, шул ук вакытта уку дәверендә алган белемнәрен Казан шәһәре хастаханәләрендә кизү торып, гамәл белән дә ныгытырга онытмый. Яшь кызның студент еллары әнә шулай сизелмичә дә үтеп китә. Училищены фәкать яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, яшь белгечне республика клиник хастаханәсенең  поликлиника бүлегенә эшкә билгелиләр. Әмма ул биредә озак юанмый. Әледән әле күңелен алгысытып торган туган ягына кире кайтуны кирәк саный. Өстәвенә, ул елларда яңадан торгызылган Теләче районы үзәк хастаханәсенә шәфкать туташы вазифасына да вакансияләр аз булмый. Ул чактагы баш табиб Илсур Илгиз улы Галиуллин яшь белгечне ике куллап эшкә ала. Яшь кыз әүвәл  хирургия бүлегендә процедуралар үткәрсә, берничә айдан операцияләр шәфкать туташы булып эшли башлый. Соңрак, сыналган, шактый тәҗрибә туплаган, хезмәттәшләре, район халкы арасында абруй туплаган белгечне хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы итеп билгелиләр. Һәм бүгенгәчә ул әлеге вазифада. Аның озак еллар дәвамында халык сәламәтлеген саклауда куйган фидакарь һәм намуслы хезмәте Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәте,  Теләче муниципаль район башлыгының һәм район үзәк хастаханәсе администрациясенең Рәхмәт хаты белән бәяләнде.

 Өлкән шәфкать туташы буларак ул бүлектәге чисталык - пөхтәлек, тынычлык,  шәфкать туташлары (җәмгысе - 19, шуның җидесе реанимация бүлегендә хезмәт куя) белән санитаркалар (җидәү) арасында эшне оештыру, авыруларны дарулар һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен җаваплы. Әлбәттә, иң мөһиме - шәфкать туташлары һәм санитаркалар арасында уңай мөнәсәбәтләрне, халыкның ышанычын саклау.  Әлеге уңайдан ул:

- Шунысы сөенечле, дус-тату коллективта хезмәт куям. Әлбәттә, әлеге бүлектәге дустанә мохитне саклауда баш табиб Ирек Илгиз улы белән бүлек җитәкчесе, хирург Билолиддин Фазлиддин улының да өлеше аз түгел. Хастаханә коллективы икенче гаиләм. Бирегә мин теләп, яратып киләм. Эшемне чиксез яратам. Берничә ел элек республика программасы нигезендә район үзәк хастаханәсенә, шул исәптән хирургия бүлегенә дә  капиталь ремонт үткәрелде. Эш шартлары бермә-бер уңайланды. Моның өчен без - хастаханә хезмәткәрләре район, хастаханә администрациясенә чиксез рәхмәтле, - дип белдерде.

Язмам герое Гөлнара Рәис кызы  35 ел элек яңадан торгызылган Теләче районында яраткан эшен, җәмгыятьтә үз урынын гына түгел, булачак тормыш иптәшен дә таба. Ул төрле җитәкче вазифаларда хезмәт куйган, соңгы елларда “Ак Барс” Банкның Теләчедәге өстәмә офисын җитәкләүче, көрәшче ирегет Фидәил Габделәхәт улы Мортазин. Аның шәхесе турында озынозак сөйләп тору кирәкми дә. Ул һәркемгә билгеле, район күрке шәхес. Фидәил Габделәхәт улы белән алар дус-тату гаиләдә ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Казанда нотариаль конторада хезмәт куючы өлкән кызлары Ләйсәннең инде үз гаиләсе бар. Тормыш иптәше Ленар белән бер ул - Ильданны үстерәләр. Икенче кызлары Диләрә укытучы һөнәрен үзләштергән, Казан шәһәре мәктәпләренең берсендә балалар укыта. Төпчекләре Камил Теләче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, оста футболчы. Хәзер алар кыз балаларын, кияүләре Ленарны, аеруча әлегә бердәнбер онык булган Ильданны сагынып көтеп алалар. Билгеле ки, оста хуҗабикә, бакчада төрледән-төрле җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм чәчәкләр үстерергә яраткан Гөлнара ханым аларны кайткан саен үзе пешергән тәмле ризыклар, татар халык ашлары белән сыйлый. Шулай ук бу йорт - нигездә туганнар, дуслар, күршеләр барлыгын да онытмыйлар, аларның хакын хаклый беләләр. Һәрвакыттагыча җылы каршы алалар, кунак итеп хөрмәтләп озаталар. Әнә шулай бердәм, дус-тату яшәгәндә генә тормыш матур була, күңелләр канәгатьлек хисе белән тула. Зур мәгънәгә ия “БӘХЕТ” төшенчәсенең матур бер чагылышы түгелмени бу?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев