Казанда АСЕАН саммиты көннәрендә шәһәр яны поездлары 16,5 мең пассажир йөрткән
Казанда 17-19 июньдә узган «Россия - АСЕАН» саммиты вакытында шәһәр яны поездларыннан 16,5 меңнән артык пассажир файдаланган. Аларның 5,8 меңе диярлек-катнашучылар, волонтерлар һәм оештыручылар, дип уртаклашты «Содружество»АҖ ППК.
Компаниянең матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, бу көннәрдә Татарстан башкаласыннан аэропортка һәм кирегә 30 минуттан 1 сәгатькә кадәр интервал белән 80 өстәмә поезд йөргән. Бу маршрутта пассажирлар саны өч тапкырга арткан.
Пассажирларны алты вагонлы яңа буын электропоездлары йөртте, алар уңайлы хәрәкәт итү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Поездлар куркынычсызлык хезмәткәрләре озатуында барган, ә станцияләрдә кунакларны волонтерлар һәм «Содружество» ППК хезмәткәрләре каршы алган, - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Чыганак:кичказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев