25 октябрь 2022 яңалыклары
-
Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Нәбиуллин Фәргат Ахлуллович истәлегенә көрәш буенча ачык турнир
23 октябрь көне Байлар Сабасында 2005-2006, 2007-2008, 2009 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Татарстан Республикасының атказанган тезучесе Набиуллин Фәргат Ахлуллович истәлегенә көрәш буенча ачык турнир булып узды.
-
«Шартлы рәвеш» дип исемләнгән оператив - профилактик операция уза
Татарстан Республикасы буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идәрәсенең һәм Татарстан Республикасы Эчке Эшләр Министрлыгының 2022 нче елның 19 октябрендә чыгарылган 487/420 нче номерлы Боерыгы нигезендә РФ Эчке Эшләр министрлыгының Теләче бүлекчәсе һәм Җәзаларны үтәтү испекциясенең Арча муниципальара филиалы хезмәткәрләре тарафыннан 24 -28 октябрь көннәре арасында «Шартлы рәвеш» дип исемләнгән оператив - профилактик операция уздырыла.
-
Татарстан Пенсия фонды башлыгы брифингта 2023 елдан башлап универсаль пособиеләр кертү турында чыгыш ясады
25 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин “Балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга бердәм универсаль пособие кертү турында” мәгълүмат белән чыгыш ясады.
-
Пенсионерлар һәм хәрбиләр дә ташламалы автокредитлау программасына кертеләчәк
Россия сәнәгать министрлыгы пенсионерларны һәм хәрбиләрне 2022 елда ташламалы автокредитлау программасына кертәчәк.
-
Яңа бәйге - «Безнең әниләр – иң уңганнары»
Безнең әниләр – иң уңганнары, иң булганнары. Әниләргә бирелгән сәләтнең иге-чиге юк: кием тегү, сөлге чигү, оекбаш-бияләй бәйләү, гөлләр үстерү, милли ризыклар әзерләү һәм башка һөнәрләр. Кыскасы, әни кешенең кулы белмәгән эш юк! Әниләрегезнең иҗат җимешләрен фотога төшереп, безгә юллагыз һәм бәйгедә катнашыгыз!
-
Бәрәкәтле хезмәт
Саба районының Язлы Арташ авылында туып-үскән кыз Нәсимәнең шул ук районның Балыклы авылына килен булып төшәр дә, шунда гомер итәр, терлекчелектә эшләр, мактаулы исемнәргә дан-дәрәҗәләргә лаек булыр дип кем уйлаган?!
-
Табиб - эпизоотолог
Әнәс Шәймәрдановның югары уку йортын тәмамлап, район ветеринария берләшмәсендә эшли башлаганына озак вакыт үтмәде әле. Шулай булса да, ул үзенең тырыш хезмәте белән район халкы, хезмәттәшләре алдында ышаныч яуларга өлгерде инде.
-
Баш авыртудан котылу өчен гади рецепт
0,5 литр җылы суга 3 аш кашыгы тоз салып болгаткач, йон чүпрәкне чылатып һәм сыгып, маңгайга ябасың, өстеннән йон шәльяулык бәйлисең дә 15–20 минут тотасың.