Бәрәкәтле хезмәт
Саба районының Язлы Арташ авылында туып-үскән кыз Нәсимәнең шул ук районның Балыклы авылына килен булып төшәр дә, шунда гомер итәр, терлекчелектә эшләр, мактаулы исемнәргә дан-дәрәҗәләргә лаек булыр дип кем уйлаган?!
Булачак тормыш иптәше, Балыклы авылы егете Тимергали белән алар бөтенләй уйламаган җирдә - Казанда очрашалар. Ник дигәндә, Нәсимә апа урта мәктәптән соң, Казанга пешекчелеккә укырга китә һәм тәмамлагач Казан ашханәләренең берсендә хезмәт куя башлый. Әмма язмыш дигәне аны Балыклы авылына килен итеп төшерә. Декрет ялына кадәр Теләчедә пешекче, аннан соң авыл хуҗалыгы тармагында төрле эшләрдә эшләсә дә, күпчелек гомерен Алан товарлыклы-сөтчелек комплексында сыерлар савып үткәрә. Лаеклы ялда булса да, ул бүген дә туган хуҗалыгына хезмәт итүен дәвам итә. Игелекле һәм бәрәкәтле хезмәт. Аның күрсәткечләре югары булганлыктан, елның-елында алдынгылар сафында бара. Республиканың Атказанган терлекчесе мисалында бу башкача була да алмый. Алдынгылыкның серен күңел биреп, тырышып, хезмәттәшләре, белгечләр һәм хуҗалык җитәкчелеге белән аңлашып эшләүдә күрә. Биредә хезмәт итеп алар дус-тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген өчесе дә йорт-җирле, тормышлы, балалар үстерәләр. Нәсимә апа аларны карап,тәрбияләп үстерешкән, үз догаларын калдырып киткән каенанасы Мөгәзимә әби белән каенатасы Габделвәли бабайга чиксез рәхмәтле.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев