26 апрель 2025 яңалыклары
-
Язгы чәчү барышы белән таныштылар
Бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык ~төлек идарәсе җитәкчесе Рәлиф Низаметдинов белән берлектә, кырларда булып, язгы чәчүнең куелышы һәм «Чулпан » хуҗалыгында ремонт мастерскоенда үткәрелүче ремонт барышы белән таныштылар.
-
«Җиңү бакчасы» проекты кысаларында
Бүген «Киләчәк» яшьләр үзәге каршындагы мәйданда районкүләм агач утырту өмәсе булып үтте.
-
Камалиевлар гаиләсе ярыш үткәрә
Бу минутларда «Батыр» спорт комплексында Олы Мәтәскә авылында яшәүче Камалиевлар гаиләсе призына 2012 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар арасында татарча көрәш ярышлары бара.
-
Актанышта ике кеше үлгән авариядә балалар креслосы багажникта булган
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов рульгә ял итмичә утырган аркасында чыккан аварияләр турында сөйләде.
-
Улы махсус хәрби операциядә катнашучы анага ярдәм иттеләр
Алан авылы ветераннар Советы җитәкчелегендәге бертөркем ир- егетләр, улы махсус хәрби операциядә катнашучы апаның хуҗалыгына барып ярдәм иттеләр, - дип хәбәр бирде Алан авылы җирлеге башлыгы Айнур Зиннәтов.
-
Татарстанда быел илкүләм проект буенча йөзләгән ишегалды, дистәләгән парк төзекләндерелә
Татарстанда иҗтимагый урыннарны һәм ишегалларын төзекләндерү өчен онлайн-тавыш бирү старт алды. Ул 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
-
26 нчы апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне
26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.