«Җиңү бакчасы» проекты кысаларында
Бөек Җиңүгә 80 ел

«Җиңү бакчасы» проекты кысаларында

Бүген «Киләчәк» яшьләр үзәге каршындагы мәйданда районкүләм агач утырту өмәсе булып үтте.

Мәйданга Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган 500 төп декоратив агачлар утыртылды. Биредә агачлар ярдәмендә, «ПОБЕДА» һәм «80» сүзләре язылды.

Чарада муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе  Илнур Хамидуллин, Украинада барган махсус хәрби операциядән  ялга кайткан Айнур Гомәров һәм район активы катнашты.

Районкүләм өмә турында тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов. 

 


Нет комментариев