Язгы чәчү барышы белән таныштылар
Район яңалыклары

Язгы чәчү барышы белән таныштылар

Бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык ~төлек идарәсе җитәкчесе Рәлиф Низаметдинов белән берлектә, кырларда булып, язгы чәчүнең куелышы һәм «Чулпан » хуҗалыгында ремонт мастерскоенда үткәрелүче ремонт барышы белән таныштылар.

 Әлеге объектта 8.5 млн.сумлык эш башкарыла.

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында чәчү эшләре тулы көченә дәвам итә. Инде 10870 гектарда ( планга карата 39%)  арпа, борчак, сабан бодае, солы чәчелде.  Югары нәтиҗәгә ирешеп эшләүче механизаторларга кызыксындыру премияләренең сертификатлары да тапшырылды. Акчалата бүләккә  "Игенче" , " Чулпан ",  "Алан", " Август - Теләче "механизаторлары лаек булды.    

Фәнил Гаязов.


Нет комментариев