26 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Минзәләдә ике кечкенә бала ут эчендә калган
Минзәләдә янгын сүндерүчеләр балаларны коткара алган. 2011 һәм 2013 елгы ике бала коткаручылар кергәндә өйалдында булган. Аларны тиз арада саф һавага чыгарганнар. Бәхетләренә күрә балаларның сәламәтлегенә зыян килмәгән. Янгын сүндерү хезмәтенә йорт эченең төтенгә күмелүен тәрәзә аша күреп алучылар шалтыраткан. Коткаручылар белән бер үк вакытта йорт хуҗасы да кайтып җиткән....
-
Яшел Үзән инкассаторын 14 елга утырттылар
Яшел Үзән шәһәр суды Игорь Богаченкога карата хөкем карары чыгарды. Бүген шәһәр судында хезмәттәшен яралап, инкассатор машинасын талап качкан Игорь Богаченко һәм аның ике булышчысына карата кузгатылган эшкә нокта куелды. Игорь Богаченко кырыс режимлы колониягә озатылу шарты белән 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Илья Кострубин - 8 елга кырыс режимлы...
-
Зоопаркта аюлар уянган
Ноябрьнең рекордлы җылы көннәре Казандагы зоопарктагы хайваннар дөньясына да тәэсир итми калмаган. Шушы көннәрдә генә Татарстанда һава температурасы рекорд куйды - ноябрь азагында 9,5 градус җылының күптән күзәтелгәне булмаган инде. "Көрән аюлар кышкы татлы йокыга талмады әле, һава торышы тәэсир итте бугай - өннәреннән чыгып, тамак ялгап алырга булдылар, -...
-
Татарстанда эшсезләр саны арткан
24 ноябрьгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15692 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе узган атнага караганда 147 кешегә арткан һәм бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,76 % тәшкил итә. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны эшсезләргә караганда ике тапкыр диярлек...
-
Буран чыгарга мөмкин
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 26 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез күпчелек районнарда кар көтелә, буран чыгу ихтималы бар. Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Көндез исә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда...