Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда эшсезләр саны арткан

24 ноябрьгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15692 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе узган атнага караганда 147 кешегә арткан һәм бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,76 % тәшкил итә. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны эшсезләргә караганда ике тапкыр диярлек...

24 ноябрьгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15692 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе узган атнага караганда 147 кешегә арткан һәм бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,76 % тәшкил итә.


Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны эшсезләргә караганда ике тапкыр диярлек күбрәк. Татарстанда 28784 вакансия бар. Узган атнада оешмалар 1556 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында, 18-24 ноябрьдә, 933 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 446сы хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 79 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев