Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Минзәләдә ике кечкенә бала ут эчендә калган

Минзәләдә янгын сүндерүчеләр балаларны коткара алган. 2011 һәм 2013 елгы ике бала коткаручылар кергәндә өйалдында булган. Аларны тиз арада саф һавага чыгарганнар. Бәхетләренә күрә балаларның сәламәтлегенә зыян килмәгән. Янгын сүндерү хезмәтенә йорт эченең төтенгә күмелүен тәрәзә аша күреп алучылар шалтыраткан. Коткаручылар белән бер үк вакытта йорт хуҗасы да кайтып җиткән....

Минзәләдә янгын сүндерүчеләр балаларны коткара алган.

2011 һәм 2013 елгы ике бала коткаручылар кергәндә өйалдында булган. Аларны тиз арада саф һавага чыгарганнар. Бәхетләренә күрә балаларның сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Янгын сүндерү хезмәтенә йорт эченең төтенгә күмелүен тәрәзә аша күреп алучылар шалтыраткан. Коткаручылар белән бер үк вакытта йорт хуҗасы да кайтып җиткән. Ул йорт эчендә ике кечкенә бала булуы хакында җиткергән.

Ачыкланганча, ут-күз нәкъ менә балаларның шуклыгы аркасында чыккан. Йортта ике кәнәфи, диван һәм шкаф янган. Янгынның таралу мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев