Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка “Дуслык” орденын тапшырды

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка 90 яшь тулу уңаеннан Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу узды. ТР Президенты Борис Кириллович Кузнецовны бөек кеше дип атады. "Ул Бөек Ватан сугышында булган, бүген ул актив тормыш рәвеше алып бара. Барыбызга да безнең герой кебек актив...

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка 90 яшь тулу уңаеннан Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу узды.

ТР Президенты Борис Кириллович Кузнецовны бөек кеше дип атады. "Ул Бөек Ватан сугышында булган, бүген ул актив тормыш рәвеше алып бара. Барыбызга да безнең герой кебек актив булырга омтылырга кирәк", - дип ассызыклады ул.
Татарстан Президенты указы белән Борис Кузнецов республика үсеше өчен күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен "Дуслык" ордены белән бүләкләнде.

tatar-inform.ru

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев