Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Гәүдә җиңеләеп, күңел чистарып кала” (Чаңгы ярышыннан репортаж)

Чаңгыда, тимераякта йөреп, сәламәтлеген ныгытырга ниятләгәннәргә бернинди кар-буран да, зәмһәрир салкыннар да киртә була алмый. Моның шулай икәнлегенә без 23 гыйнвар көнне Теләче чаңгы шуу базасында узган район беренчелегендә тагын бер кат инандык. Чөнки бу көнне кар явып, буранлап торды. Шуңа да карамастан, ярышка килүчеләр рәхәтләнеп чаңгы шуды, үзенең көчен...

Чаңгыда, тимераякта йөреп, сәламәтлеген ныгытырга ниятләгәннәргә бернинди кар-буран да, зәмһәрир салкыннар да киртә була алмый. Моның шулай икәнлегенә без 23 гыйнвар көнне Теләче чаңгы шуу базасында узган район беренчелегендә тагын бер кат инандык. Чөнки бу көнне кар явып, буранлап торды. Шуңа да карамастан, ярышка килүчеләр рәхәтләнеп чаңгы шуды, үзенең көчен сынады.

Билгеле ки, чаңгы шуу белән даими шөгыльләнүчеләр алдынгы урыннарга лаек булдылар. Өлкән сыйныф укучылары арасында Иске Җөри урта мәктәбеннән Рамилә Сәүбәнова белән Теләче урта мәктәбе укучысы Динар Бәшәров чемпион исеменә лаек булса, 40 яшькә кадәр булган хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында Теләче урта мәктәбе укытучылары Зөлфия Салихова белән Рафил Хәкимов уңышка иреште. 40 яшьтән югары булган хатын-кызлар белән ир-егетләр арасында үткәрелгән узышта район газ хуҗалыгы хезмәткәрләре Гөлнара Мәүләвиева белән Альберт Мөбәрәковка тиңнәр табылмады. Җитәкче хатын-кызлар арасында район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова җиңүче булды. 40 яшькә кадәр булган ир-егет җитәкчеләр арасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Миңнегулов беренче булып килсә, 40 яшьтән югары булган җитәкчеләр арасында үткәрелгән ярышта барыбызга да шәхси үрнәк күрсәткән муниципаль район башлыгы Илдус Зариповны берәү дә уза алмады.

Шунысы игътибарга лаек, районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан үткәрелгән ярышта 115 чаңгычы катнашты. 14 меңнән артык халкы булган районыбыз өчен бу бик аз сан. Бу очракта райондашларыбызның чаңгы спорты белән активрак шөгыльләнүен һәм ярышларда күбрәк кеше катнашуын телисе кала. Алдагы ярышларда оешма-предприятие җитәкчеләре дә, авыл җирлекләре башлыклары да актив катнашыр, үз хезмәткәрләрен, авыл халкын активлыкка өндәр, ярышларны нәтиҗәле оештырырлар дигән ышаныч бар. Алда безне "Татарстан чаңгы юллары" дип исемләнгән ярышлар көтә. Кызганыч, бу юлы массакүләм катнашу күзәтелмәде. Гәрчә бу хакта оешмаларга, авыл җирлекләренә телефонаграмма җибәрелеп, радиода, газетада алдан хәбәр ителсә дә. Теләче урта мәктәбе, район газ хуҗалыгы, район полиция бүлеге спортчылары ярышка зур әзерлек белән килгәнлекләрен күрсәттеләр. Азактан җиңүчеләргә ярышны оештыручылар тарафыннан әзерләнгән Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Ярышлар барышында без кар бураннан курыкмыйча, чаңгы шуарга килгән берничә райондашыбызның фикерен сораштык.

Рифкать Шәфыйков, Теләче авылы:

- Чаңгы шуып кергәч, гәүдә җиңеләеп, күңел чистарып кала. Үзеңне яңадан тугандай хис итәсең.

Камил Нәҗметдинов, Теләче авылы:

- Кышын чаңгыда шуып калсаң, организмга ел дәвамына җитәрлек энергия туплана. Өйдән чыгып киткәндә ирендерсә дә, кайтканда чаңгы шуарга чыкканыңа сөенеп бетә алмыйсың.

Рәсип Гатиятов, Теләче авылы:

- Олыгаеп барсам да, чаңгы шуудан туктаганым юк. Көн артык суык яки буранлы булмаганда чаңгы юлына чыкмый калганым юк. Бүген дә трасса шумаслык түгел, кар йомшак булганлыктан, таяклар бераз бата-батуын, әмма артык зыянлы түгел.

Илдус Зарипов, Теләче авылы:

- Табигатьтә кыш хакимлек итә. Димәк, җилдереп чаңгыда, тимераякта шуар чак, актив ял чоры. Әлеге мөмкинлекләрне тулысынча файдаланып калыйк. Аяз көндә, саф һавада чаңгыда йөреп керүгә ни җитә?!

Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X