31 март 2026 яңалыклары
-
Татарстан данын яклаячаклар
Бүген, 2010-2011 елгы яшүсмерләр командасы «Күн туп-мәктәп футбол лигасы» Бөтенроссия ярышларының финалында (йомгаклау этабында) катнашу өчен янә Түбән Новгородка юл тотты.
-
Юл һәлакәтендә танылган теш табибы һәлак булган
Казанда Самара өлкәсендә яшәүче өч кешенең гомерен өзгән юл-транспорт һәлакәте булган. Фаҗига Агрономическая урамында була. Һәлак булучылар арасында-44 яшьлек Александр Беззубов, танылган стоматолог-хирург та була.
-
Бер атна эчендә 74 кеше агуланган
23-29 март көннәрендә Татарстанда кискен агулану белән 74 кеше хастаханәгә озатылган. Алар арасында 11 бала (14,8 процент), һәм 6 яшүсмер агуланган (8,1 процент). Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
-
Ике ай элек югалган хатын-кызны туңып үлгән килеш тапканнар
Югалган хатын - кызны Казан – Яшел Үзән трассасындагы «Әйшә» тукталышы янында тапканнар. Беренчел мәгълүмат буенча, ул туңып үлгән, аны коткарып кала алмаганнар.
-
Баландышым минем! (бәйге кысаларында)
Баландышым минем, туган авылым, Урманнары, иркен кырлары...