Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Файдалы һәм тәмле чәйләр

Бөер — кеше организмының көчле биологик фильтры, әмма вакыт-вакыт аның үзен дә чистартып тору зарур. Мәсәлән, табигый ысуллар белән.

Меңъяфрак чәе
Бер аш кашыгы киптерелгән меңъяфракка бер стакан кайнар су салыгыз да бер сәгать томалап төнәтегез. Төнәтмәне стаканның 1/4 күләмендә көнгә 3-4 тапкыр, ашарга 30-40 минут кала, җиде көн дәвамында эчегез.Игътибар! Меңъяфрак препаратлары канның оешучанлыгын арттыра һәм шунлыктан аны тромбоз авырулы кешеләргә эчәргә киңәш ителми.

Тузганак тамыры чәе
Бер аш кашыгы киптерелгән тузганак тамырына бер стакан кайнар су салып, бер сәгать термоста  төнәтегез. Төнәтмәне стаканның 1/3 өлеше күләмендә, ашарга 30-40 минут кала, җиде көн дәвамында эчегез.

Карлыган
Oгәр бөердә вак ташлар яисә ком җыелган булса, карлыган белән чистарту яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен 3 аш кашыгы вакланган карлыган яфрагына 0,5 л кайнар су салып, 15-20 минут тотыгыз. Аннары карлыган яфракларын сыгып алып ташлагыз. Шул төнәтмәне кайный башлаганчы утта тотыгыз да, 2 аш кашыгы карлыган (киптерелгән дә ярый) салып, яңадан төнәтегез. һәм төнәтмәне, карлыганнарын ашый-ашый, яртышар стаканлап, көн дәвамында эчегез. Бу ысул белән бөерне дәвамлы рәвештә чистартырга мөмкин. Файдадан тыш, бернинди зыяны булмаячак.  
Ак чыршы мае. Бөерне дару үләннәре һәм ак чыршы мае белән түбәндәгечә чистарталар. 50 г мәтрүшкә (душица)  үләненә, шул ук күләмдә арыш анасы (спорыш),  шалфей һәм сары мәтрүшкә (зверобой), салып болгатыгыз. Барлыкка килгән шул үләннәр катнашмасын җиде көнгә тигезләп бүлегез. Аннары һәр көн ике аш кашыгы катнашмага бер стакан кайнар су салып төнәтегез һәм төнәтмәне яртышар стаканлап көнгә берничә тапкыр эчегез.

Шул процедураны яңадан биш көн дәвамында, көндезге һәм кичке аш алдыннан бишәр тамчы чыршы мае кушылган төнәтмә эчеп дәвам итегез. Бөердәге таш һәм ком чыршы мае белән катнашып кызгылтлана һәм бәвелгә кушыла. Шунлыктан, чистарту чорында ул нык болганчыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев