Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тәмле хәлвә рецепты

Өй шартларында көнбагыш яки арахис чикләвегеннән хәлвә ясап була.

Кирәк булачак: 300 грамм чистартылган көнбагыш яки арахис чикләвеге, 150 грамм шикәр комы, 50 грамм су, 1 йомырка агы, бер чеметем тоз.

Чистартылган көнбагышны (яки арахисны) табада җылытып алырга һәм блендер белән вакларга.

Аерым савытта 1 йомырка агына бер чеметем тоз салып, миксер белән күпергәнче болгатырга.

Тимер савытта су һәм шикәр комыннан сироп кайнатырга (3-5 минут). Ул сыек та, артык куе да булмаска тиеш.

Аннары күпертелгән йомырка агына шушы кайнар сиропны акрын гына кушып, миксер белән бутарга. Соңыннан вакланган көнбагыш (яки арахис) өстәргә.

Әзер хәлвә массасын тирәнрәк савытка салып, өстен тигезләп, катканчы суытырга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев