Теләче Информ

Теләче районы

18+
Главные новости

"35 ел узгач"

19 март көнне Әбде мәдәният йортында үзенең юбилей кысаларында "Рябинушка" фольклор ансамбле "35 ел узгач" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады.

Фоклор ансамбле артистлары елдан-ел ачыла торган әлеге концерт репертуарын яңа композицияләр белән тулыландырып тора.

Яраткан җырларын тыңларга төрле яшьтәге тамашачылар килгән иде. Тамашачылар иң яхшы номерларны, уен-көлке җырларын, туган як турындагы җырларны ишеттеләр. 

Концерт программасында «А гармонь играй, играй», «Крапива - лебеда », «Калина - Рябина», «Юрочка-Юрочек», «Тонкая рябина » һ.б. җырлар яңгырады. «Төнге поезд»җыры белән яшь артист Солтан һәм Лилия Солтановалар башкаруындагы җыр тамашачылар залында аеруча кызыксыну уятты.

Концертның үзенчәлеге булып Халыкара һәм Бөтенроссия фестиваль-конкурсы лауреаты Гайнетдинова Радмилланың чыгышы булды, шулай ук Зилә Диндарованың татар һәм якут телләрендәге "Саскыырыйа" җырлары яңгырады. Бәйрәм концертын Рәзилә Хәкимова алып барды. 

Концерт ахырында «Рябинушка » фольклор ансамбле башкаруында "Чарка на посошок" җыры яңгырады.

Бу кичтә ансамбльнең барлык катнашучылары адресына рәхмәт сүзләре авыл җирлеге башлыгы Рәхмәтуллин Нияз Рәис улы исеменнән яңгырады. 

Концертта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез, ә «Рябинушка» фольклор ансамбленә уңышлар, яңа идеяләр һәм иҗади илһам телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев