Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Балалар бакчасында янгын чыккан

Янгынның мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән, беркем дә зыян күрмәгән.

19 март төнлә Чаллыда балалар бакчасында янгын чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, төнге беренчеләрдә Чаллы шәһәренең Сөембикә проспектында урнашкан «Березка» балалар бакчасында автомат янгын сигнализациясе кабынуы хакында хәбәр килгән.

Урында бинаның икенче катындагы уен бүлмәсендә кәгазьгә ут кабуы ачыкланган.

Ут белән көрәшүчеләргә янгынны сүндерү өчен биш минуттан да азрак вакыт кирәк булган. Янгынның мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән, беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын электр җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, бинаны тикшергән вакытта күмерләнгән ноутбук табып алганнар. Җайланманы төнгә зарядкада калдыру нәтиҗәсендә, кыска ялганыш барлыкка килеп, янгын чыккан булырга мөмкин.

Хәзерге вакытта янгынның төгәл сәбәбе тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев