Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Биш кешелек гаилә йорт-җирсез калды...

26 июль көнне төнге сәгать икедә Тактамыш авылында коточкыч янгын була.

Авылның Муса Җәлил урамында урнашкан 18 һәм 20нче номерлы йортларына зур зыян сала ул. Латыйповлар хуҗалыгында электр щитыннан чыккан янгын тиз арада йортны чолгап ала, бәхеткә йорт эчендәге кешеләрне янгынны күргән күршеләре уятып чыгара алуга ирешә, ләкин йортны инде саклап калып булмый.
Бар дөньяны чолгап алган ут Латыйповлар хуҗалыгында йортлары белән беррәттән, тагын 6 төзелешне юк итә, мунча, сарай һәм башка төзелешләр ут чолгынында кала.
Ялкын - явыз нәрсә, йорттан-йортка сикерә, бу очракта да ялкын күрше йортка юл ала. Бәхеткә, районның янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләренең оператив хезмәте нәтиҗәсендә, күршедәге Яруллиннарның йортын саклап калалар, тик сарай, мунчалары янып бетә.
Ә йорт-җирсез калган Латыйповларга хәзер тормышны яңадан төзисе, аларның гаиләсендә 5 кеше, шуларның икесе - балалар. Аллаһ сабырлык һәм ярдәмен бирсен дә, мәрхәмәтле кешеләр дә ярдәменнән ташламасын аларны.
Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев