Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кемдер китә, кемдер кайта...

Теләче егете Ильяс Фәрхуллинның солдаттан кайту ВИДЕОсы күз яшьләре чыгарды.

“Матбугат.ру” инстаграм битендә бик хисси видео урнаштырды. Солдат егет әнисе янына кайта. Артта дуслары баян тотып озаталар. Кочаклашу, чәчәкләр, күз яшьләре... Видеодагы солдат – безнең райондашыбыз Ильяс Фәрхуллин. Теләче егете шушы көннәрдә армия хезмәтеннән әнә шулай кайткан.

Бу видео инстаграмда укучыларны битараф калдырмады. Комментарийларда алар болай дип яза: “Мурашки! Пусть все солдаты возвращаются”, “Ай, күзгә яшьләр тулды”, “Сөбханаллаһ, сөенечле мизгелләр”, “Бар солдат та исән-имин булып туган йортларына кайтсыннар”...

Солдат Ильяс Фәрхуллин – үзе дә иҗади егет. Музыкант, баянчы, гармунчы, курайда уйный, каләм дә тибрәтә. “Матбугат.ру” бу видео уңаеннан Ильясның үзен дә сораштырган. 

“Әнкәемнең исеме Язилә. Хәрби-диңгез флотында хезмәт иттем. Иң зур авырлык - сагыну, юксыну хисе иде. Вокзалда әткәй, дусларым каршы алды, ә әнкәй нигездә каршы алды”, - дип сөйләгән Ильяс.

Матбугат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев