Теләче Информ

Теләче районы

18+
Главные новости

Коронавирустан сакланыйк! 

Коронавирус таралуга бәйле рәвештә, безнең гадәти тормышыбызга бүген күп кенә үзгәрешләр керде. 

 


Пандемияне тоткарлау өчен, катгый чаралар кертелә. “Теләче муниципаль районында авыру очраклары булмаса да, бүген саклык, иминлегебез беренче урында тора. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар hичшиксез үтәлергә тиеш. Агымдагы атнада район үзәгендә, авыл урамнарында йөрүчеләр, машина хәрәкәте күпкә кимеде. Бу инде килеп чыккан гадәттән тыш хәлдә үз-үзебезне тиешле дәрәҗәдә тотуыбызны кабат раслый. Районда өзлексез эшләүче медицина, даруханә хезмәткәрләрен һәм беренче кирәкле товарлар белән тәэмин итүдә эшләүчеләрне, район эчке эшләр бүлеге, гадәттән тыш хәлләр хезмәтен, район газ хуҗалыгы, юл идарәсе, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен һәм дә бу көннәрдә авыл хуҗалыгы тармагында көнне-төнгә ялгап эшләүче игенче-терлекчеләрнең хезмәтен аерым билгеләп үтәм. Бүгенге шартларда да алар үз эшләрен җиренә җиткереп башкара, район тормышын тотрыклы хәлдә тота. 
Районыбыздагы өлкән яшьтәгеләргә даруханәгә, кибеткә барырга кирәк булса, “кайнар линия”гә шалтыратуыгыз сорала. Район үзәгендә, авылларда волонтерлар өлкәннәребезгә азык-төлек алырга булышачак. 
Үзегезне саклагыз! Якыннарыгыз турында кайгыртыгыз. Бу көннәрдә үзара элемтәләрне кискен дәрәҗәдә киметик. Үзебезне ни дәрәҗәдә дөрес тотуыбыз нәтиҗәсендә генә хәл уңай якка үзгәрер. 
Закон тарафыннан тиешле таләпләрне үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка, зур күләмдә штрафларга да тартылачагын истән чыгармасын иде. Барыбыз да сәламәт булыйк”, - диелгән район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов мөрәҗәгатендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев