Мөмкинлекләре чиклеләрне яклаячак
Бүген, ягъни 13 июль көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында район инвалидлар оешмасының чираттагы конференциясе булып үтте.
Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында узган конференциядә район инвалидлар оешмасының биш кешелек идарә составы, оешманың рәисе, аның урынбасары сайланды. Оешманың идарә составына Сәлмән Гыйльмиев (Теләче), Зәкәрия Дәүләтшин (Теләче), Равил Насыйбуллин (Иске Җөри), Рафаэль Камалов (Теләче), Рәис Фәйзрахманов (Баландыш) кертелде. Конференциядә оешма рәисе булып бертавыштан Сәлмән Гыйльмиев, ә аның урынбасары итеп Рафаэль Камалов сайланды. Шулай ук чарада оешманың өч кешедән торган контроль-ревизия комиссиясе дә сайланды. Яңа сайланган идарә алга таба 13 авыл җирлегендә оештырылган башлангыч оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшләячәк. Республика инвалидлар оешмасының озакламый Казанда узачак конференциясенә Сәлмән Гыйльмиев, Рафаэль Камалов һәм Равил Насыйбуллин барачак.
Конференциядә район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова катнашты һәм инвалидларның тормыш хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән социаль яклау чаралары, оешма хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелә торган социаль хезмәтләр турында сөйләде.
Азактан конференциядә йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты. Ул яңа оешманың киләчәк эшләрендә зур уңышлар теләп, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен чын мәгънәсендә таяну ноктасы булачагына зур ышаныч белдерде. Алар бездә 1696. Шуның 68е балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев